tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда “Гасырларны бәйләүче җеп” дип аталган күргәзмә ачылды
Ижауда “Гасырларны бәйләүче җеп” дип аталган күргәзмә ачылды

Ижауда “Гасырларны бәйләүче җеп” дип аталган күргәзмә ачылды

Ижауның “Милли декоратив-кулланма сәнгать үзәгендә” Удмуртиядә Ислам кабул ителүнең 700 еллыгына багышланган “Гасырларны бәйләүче җеп” дип аталган күргәзмә ачылды.

Биредә Юкамен, Глазов, Балезино, Яр районнарында яшәүче Чүпче татарларының көнкүрешен, мәдәниятен һәм яшәешен чагылдырган экспонатлар бар.

Күргәзмә Төньяк районнары имам-мөхтәсибе, Кистем мәктәбендәге “Татар Йорты” музееның җитәкчесе Илмир Касимов тырышлыгы белән оештырылган. Ә аны оештыру идеясе – “Милли декоратив-кулланма сәнгать үзәге”неке.

Күргәзмә 5 апрельдән 10 майга кадәр Ижау шәһәре, В. Сивков урамы, 173 йорт адресы буенча эшли.

“Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*