tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: «Риваять» төркеме халкыбызның мәдәни мирасын үстерүдә зур роль уйный
Данис Шакиров: «Риваять» төркеме халкыбызның мәдәни мирасын үстерүдә зур роль уйный

Данис Шакиров: «Риваять» төркеме халкыбызның мәдәни мирасын үстерүдә зур роль уйный

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Риваять» төркеменең эшчәнлеген югары бәяләде.

«Риваять» этнотөркеме халкыбызның мәдәни мирасын үстерүдә зур роль уйный. Татар халык авыз иҗатында туган телебез дә, әдәбиятыбыз да, тарихыбыз да, гореф-гадәтләребез дә, йолаларыбыз да чагыла. Бүгенге көндә халык авыз иҗатын күбесенчә урта һәм өлкән буын үз итә. Аны яшьләргә дә сәнгати югарылыкта җиткерүләре өчен «Риваять» этнотөркеменә рәхмәтемне әйтәм», — диде Данис Шакиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Данис Шакиров «Риваять» этнотөркемен Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләр аеруча яратып кабул итүләрен әйтте. Төрле мәдәни чараларда нәкъ шушы иҗади коллективка ихтыяҗ зур икән.

Матбугат конференциясендә «Риваять» этнотөркеменең артистларына Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*