tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Башкортстанда танылган шәхес Габдулла Галиев-Батырша музеен карады
Васил Шәйхразыев Башкортстанда танылган шәхес Габдулла Галиев-Батырша музеен карады

Васил Шәйхразыев Башкортстанда танылган шәхес Габдулла Галиев-Батырша музеен карады

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Пермь краена сәфәре төгәлләп, Башкортстан Республикасына килде. Биредә аны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин каршы алды.

Васил Шәйхразыев Балтач районының Иске Балтач авылында, 1755-1756 еллардагы мөселман баш күтәрүе җитәкчесе, публицист, мулла Габдулла Галиев-Батырша музее белән танышты.

Габулла Галиев Себер юлы, Уфа өязе Карышбаш исемле татар авылында туа. Тайсуган һәм ул вакытта Казан өязенә кергән Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый. 1744-45 елларда Барда якларында мөгаллимлек итә. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы.

Урыс хөкүмәтенең христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп 1755 елның язында мөселманнарны баш күтәрүгә өнди. Баш күтәрүләр Урыс империясе тарафыннан басыла һәм 1758 елда Батырша каторга җибәрелә. 1762 елда аннан качкан вакытта дүрт сакчыны балта белән чабып үтерә һәм үзе дә үтерелә.

Балтач районының Иске Балтач авылында  урнашкан музейда Габдулла Галиев-Батыршаның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләүче экспонатлар урын алган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*