tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе Әстерхан өлкәсендә 240 еллык тарихы булган татар авылында булды
Татарстан делегациясе Әстерхан өлкәсендә 240 еллык тарихы булган татар авылында булды

Татарстан делегациясе Әстерхан өлкәсендә 240 еллык тарихы булган татар авылында булды

Татарстанның бер төркем иҗтимагый активистлары Әстерхан өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән Ярлы Түбә авылы (Осыпной Бугор) китапхәнәсенең түгәрәк өстәл эшендә катнашты.

Ярлы Түбә авылы тарихи чыганаклар буенча 1780 елларга барып тоташа. Бүгенге көндә авылда 5000 якын кеше гомер итә, шуның 80% – татарлар.

Чарада авыл башлыгы Ф. Бердиев, укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, югары сыйныфлар укучылары һәм авыл активы катнашты.

Әстерхан өлкәсе татарларының
региональ милли-мәдәни автономиясе матбугаты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*