tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Сөембикә” журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашты
Данис Шакиров “Сөембикә” журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашты

Данис Шакиров “Сөембикә” журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашты

III Бөтенроссия татар хатын-кызлары съезды делегатлары “Сөембикә” журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашты.

Делегатларны һәм бәйрәм кунакларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

– Хөрмәтле делегатлар, бәйрәм кичәсе кунаклары! Без, 10 ел элек, “Сөембикә” журналының 100 еллык юбилеена да, Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында катнашучыларны алып килгән идек. “Сөембикә” журналының укучылары да, журналның үзе кебек затлы һәм зәвыклы. Бернигә дә карамастан, үзенең саллы сүзен әйткән, милләт язмышын чагылдырган мондый журналларыбыз булу белән без бик бәхетле. Бүген без шундый ике зур чараны, “Сөембикә” журналының 110 еллыгын һәм III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын, бергә үткәрә алабыз икән, бу безнең милләтнең дәрәҗәсен, хатын-кызларыбызның ролен күрсәтә, – диде ул.

Данис Шакиров журналның баш мөхәррире Лариса Маликовага истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук ул  журналист һәм балалар язучысы Роза Муллануровага Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең халыкара Берлеге медален тапшырды.

Шулай ук биредә Татарстан Республикасының Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисовага “Сөембикә” журналының көмеш беләзеген тапшырылды. Бүләкне журналның баш мөхәррире Лариса Маликова тапшырды.

«Сөембикә» беләзеге – журналның 1999 елдан башлап бирелә торган бүләге. Бу бүләк Җир шарының теләсә кайсы мәмләкәтендә яшәүче, елның иң популяр бер
яки берничә хатын-кызына бирелә. Бүләк – кашына Сөембикә ханбикәнең мәшһүр рәссам Бакый Урманче ясаган сурәте уеп төшерелгән көмеш беләзектән гыйбарәт.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*