tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Кеше телсез була аладыр, ләкин милләт телсез була алмый
Васил Шәйхразиев: Кеше телсез була аладыр, ләкин милләт телсез була алмый

Васил Шәйхразиев: Кеше телсез була аладыр, ләкин милләт телсез була алмый

Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар телен саклауны хәзерге буынның төп бурычы дип атады. Ул бу хакта III Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышында әйтте.

«Безгә кайбер вакытта: «Нигә кирәк сезгә татар теле?» – дигән сорау бирәләр. Бу иң мәгънәсез сорауларның берсе. Ул – ана теле. Кеше бәлки телсез була аладыр, ләкин милләт телсез була алмый. Татар халкы меңләгән еллар яшәп, үз телен, милләтен саклап кала алган икән, бүген дә ул безнең төп бурыч. Шәҗәрә буенча җиде буыныңны белергә кирәк, дибез. Аны белү генә аз. Аны балаларның, оныкларның йөрәкләренә салырга кирәк», – диде Васил Шәйхразиев.

Ул милләтнең киләчәге хатын-кызлар кулында булуын аерым билгеләп үтте. «Татар милләтенең киләчәге һәрвакытта да сезнең кулда булды. Алда да сезнең кулда булачак», – диде.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*