tatruen
Баш бит / Яңалыклар / III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды катнашучылары “AЛЬТА скул” мәктәбе белән танышты
III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды катнашучылары “AЛЬТА скул” мәктәбе белән танышты

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды катнашучылары “AЛЬТА скул” мәктәбе белән танышты

Хәзерге заман шартларында шәхси мәктәпләр үрнәгендә милли мәгарифнең торышы белән танышу максатыннан III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды катнашучылары “AЛЬТА скул” мәктәпләренә барды.

“АЛЬТА скул” мәктәбе укучылары Татар халкының һәм башка халыкларның мирасын һәм мәдәниятен хөрмәт итә, гомумкешелек кыйммәтләрен һәм әхлакый нормаларны саклый. Физик һәм психологик яктан сәламәт, инициативалы һәм лидерлык сыйфатларына сәләтле шәхесләр булып тәрбияләнә.

Мәктәпнең директоры Марат Фаттиев килгән кунакларны сәламләде.

Мәктәп 2021 елдан эшли. Биредә 1-4 сыйныфлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белем ала. Мәктәпнең төп максаты – укучыларга гомумкешелек кыйммәтләрен аңлату, матур фикерле, акыллы, белемле шәхесләр тәрбияләү.

Бүгенге көндә белем йортында 102 бала белем ала. Биредә татар теле дәресләренә зур игътибар бирелә. Шулай ук инглиз, француз, испан, гарәп телләре дә өйрәтелә. Мәктәп укытучылары әйтүенчә, балалар татар телен дә, башка телләрне дә бик теләп өйрәнәләр. Укучылар иртәнге 8дән кичке 6га кадәр укый, өй эшләрен дә биредә эшләп кайта. Алар өчен 4 тапкыр хәләл ашату каралган.

Махсус форум катнашучылары өчен укучыларның әти-әниләре милли ризыклардан һәм реквизитлардан күргәзмә әзерләгәннәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*