tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бала сити” мәктәбендә кунакта
“Бала сити” мәктәбендә кунакта

“Бала сити” мәктәбендә кунакта

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды катнашучылары “Бала сити” балалар бакчасы һәм мәктәбе белән танышты.

“Бала-Сити” Татарстанда беренче булып полилингваль белем бирү концепциясен гамәлгә ашыра башлады.

Бүгенге көндә барлык кампусларда тәрбияләнүчеләр татар, инглиз, кытай телләрен (мәҗбүри программага кертелгән) һәм испан телен (өстәмә программа) өйрәнәләр. Алга таба, алар белем бирү үзәгендә һәм Кембридж халыкара Бала-Сити мәктәбендә дәвам итә ала.

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды катнашучылары балалар бакчасында да, мәктәптә дә татар теле дәресләрен карады. Шулай ук “Акыллы уеннар” программасы белән таныштылар.

Балалар бакчасында 14 төркем. Һәр төркемдә 18 бала, Барлыгы 280 нән артык бала тәрбияләнә, 30 тәрбияче белем бирә.Балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр татар телендә сөйләшәләр.

Съезд делегатлары татар телен өйрәнү буенча тәҗрибә белән уртаклашты. Балаларга биредә татар теле чит теле буларак керә, чөнки мәктәптә  төрле милләт балалары укый. Телне, сүзлек байлыгын тулыландыру өчен төрле уеннар аша өйрәтәләр.

“Акыллы уеннар” дигән программа үз эченә бик күп дөньякүләм нәтиҗә биргән уеннарны алган. Әлеге уеннар ярдәмендә балаларның зиһенен арттыру, сәләтен үстерү, игътибарын, күзаллауын арттыру күздә тоталар.

Делегатларга биредәге эш тәрҗибәсе бик ошады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*