tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров социаль-икътисади яктан үскән татар авылларының уңыш серен аңлатты
Данис Шакиров социаль-икътисади яктан үскән татар авылларының уңыш серен аңлатты

Данис Шакиров социаль-икътисади яктан үскән татар авылларының уңыш серен аңлатты

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында социаль-икътисади яктан үскән татар авылларының уңыш серен аңлатты.

14 февральдә эшмәкәрләр җыены делегатларын иң алга киткән татар авылларын күрсәтү максаты белән Чувашиянең Комсомол һәм Батыр районнарына алып килделәр. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган эшмәкәрләр Тукай, Урмай һәм Шыгырдан авылларында көн күрүче алдынгы хуҗалыклар һәм биредәге социаль инфраструктура белән танышты.

«Унбер ел элек Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын башлап җибәргәндә, без кунакларны Тукай, Урмай, Шыгырдан авылларына алып килгән идек. Сезгә беренче мәртәбә күрсәткән эшмәкәрләр шушы еллар дәвамында шактый камилләшкән, эш алымнарын үзгәрткән. Без бу юлы сезгә унбер ел элек әтиләре янында йөгереп йөргән егетләрнең үсеп җитеп, аталарының эшен ничек дәвам итүләрен күрсәтәсе килде», – диде Данис Шакиров делегатларга.

Данис Шакиров сүзләренчә, кунакларны Чувашиягә алып килү максаты – эшмәкәрлек тәҗрибәсе уртаклашу гына түгел, ә татарлык мәсьәләсе, татарча яшәү рәвешен күрсәтү дә.

«Милли тормыш белән Ислам дине үрелеп барган татар авыллары – һәрвакыт үсештә. Сез аңа үзегез дә игътибар иткәнсездер. Бик заманча, зәвыклы авыллар. Әлбәттә, моның нигезендә – зур хезмәт һәм тырышлык», – диде Данис Шакиров.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*