tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Татарстан-Перу” бизнес-форумында катнашты
Данис Шакиров “Татарстан-Перу” бизнес-форумында катнашты

Данис Шакиров “Татарстан-Перу” бизнес-форумында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән – Перу Республикасында.

Биредә Россиянең Перудагы илчелеге, Россия Федерациясенең Перудагы Сәүдә вәкиллеге һәм Латин Америкасындагы “Татлам” татар иҗтимагый оешмасы татарфыннан оештырылган “Татарстан-Перу” бизнес-форумы узды.

Данис Шакиров Татарстан Республикасының икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә потенциалы турында чыгыш ясады. Эшмәкәрләр белән эшләү буенча БТК эшчәнлеге, ватандашларның бизнес-мәйданчыкларын үстерүдә оешманың роле хакында мәгълүмат бирде. Бизнес-форум эшендә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый фонды директоры Артур Сабиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутеева катнашты.

Шулай ук “Кагау” компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Бакир Акҗегетов һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы, “Туган батыр” проектына нигез салучы Радик Абдрахманов үзләренең эшмәкәрлек юнәлешләре турында мәгълүмат белән чыгыш ясадылар. Биредә Перуның Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә әзер булган төрле компания җитәкчеләре дә чыгыш ясады.

Форум кысаларында делегация Перу кунакханәләре һәм рестораннары ассоциациясе генераль директоры Фредди Гамарра белән аерым эшлекле очрашуда да булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*