tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гастрономия фестивалендә 150 килограммлы гөбәдия пешерделәр
Гастрономия фестивалендә 150 килограммлы гөбәдия пешерделәр

Гастрономия фестивалендә 150 килограммлы гөбәдия пешерделәр

Бүген, 30 сентябрь, «Зур бәлеш — Гөбәдия» гастрономия фестивалендә танылган аш-су остасы Резедә Хөсәенова җитәкчелегендә 150 килограммлы гөбәдия пешерделәр. Чара Казан янында — Осиново бистәсендәге бер банкет залы территориясендә узды.

Фестивальдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов катнашты. Ул биредә җыелган кунакларны сәламләп “бүгенге гөбәдия ул – дуслык билгесе”, – диде.

Гөбәдия пешерү өчен урамда махсус мич урнаштырганнар һәм 1,5 метр диаметрлы таба ясаганнар. Ризыкның эчлеге дөге, йөзем, корт, караҗимеш һәм өректән гыйбарәт булды.

Шулай ук биредә югары уку йортлары студентлары һәм һөнәри уку йортлары укучылары арасында бәйге узды. Аларның пешергән ризыкларына Резедә Хөсәенова бәя бирде.

Фестиваль кунакларына әбиләр рецепты буенча пешерелгән кайнар коймаклар, җыр-биюләр тәкъдим ителде. Бәйрәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*