tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле өлкәннәребез, кадерле милләттәшләр!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.

Олы кешенең тәҗрибәсенә таяну, аларга карата ихтирамлы  булу элек-электән халкыбызның асыл сыйфаты булып тора. Рухи кыйммәтләрне, милли гореф-гадәтләребезне саклап, аларны яшь буынга җиткерүдә дә өлкәннәребезнең өлеше бихисап зур.

Халкыбызның рухи хәзинәсендә “Олыларга хөрмәт кыл, кечеләргә шәфкать кыл”, – дигән бик матур бер мәкаль бар. Кешелекнең асылы да нәкъ менә бер-беребезгә карата шәфкатьле булып, хөрмәт күрсәтеп яшәүдәдер. Динебез дә олыларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә. Шуңа күрә олы яшькә җиткән әти-әниләребезгә, туганнарга, якыннарга хөрмәт күрсәтү һәркайсыбызның асыл бурычы.

Кадерле өлкәннәребез, әби-бабайарыбыз, сугыш һәм тыл ветераннары, лаеклы ялда булган хезмәттәшләребез, сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, имин көннәр телим, балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның рәхәтен һәм рәхмәтен күреп, озак еллар яшәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!

 

Олы ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*