tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов белән хушлашу мәрасимендә катнашты
Данис Шакиров Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов белән хушлашу мәрасимендә катнашты

Данис Шакиров Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов белән хушлашу мәрасимендә катнашты

Бүген Галиәсгар Камал театры каршындагы мәйданда Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Хәлим Җәләловны соңга юлга озаттылар.

Хушлашу мәрасимендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм БТК хезмәткәрләре дә катнашты.

Хәлим Җәләй Самосыровода мөселман зиратында җирләнә.

Хәлим Җәлалов Татарстанның 1940 елның 27 апрелендә Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. Шунда урта мәктәпне тәмамлый. Берничә ел Казан киез итек фабрикасында эшли, тормыш чыныгуы ала.

1961 елда Казан театр училищесына укырга керә. Ш. Сарымсаков, Г. Шамуков, Х. Уразиков кебек мәшһүр артистлардан, укытучы-остазлардан белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң Г. Камал исемендәге академия театрына эшкә алына. Хезмәтнең башлангыч чорында иҗат иткән Янгир (Нәкый Исәнбәт “М. Җәлил”), Шәрифҗан (Аяз Гыйләҗев “Җиргә тапшырылган серләр”), Гайфи (Х. Вахит “Күк капусы ачылса”) һ.б. образлар аркылы Х. Җәлалов талантлы артист буларак халыкка таныла.

Х. Җәлалов әдәби әсәрләрне сәнгатьле укуы белән дә тамашачыларга билгеле шәхес. Радио-телевидение фондында сакланучы бик күп язмалар шул хакта сөйли. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. А.Вампиловның “Провиния мәзәкләре” китабы (1987) аның тәрҗемәсендә дөнья күрде. Моннан тыш балаларга атап чыгарылган “Корчаңгы тай һәм таз малай” (1993), “Шәрә бүре” кебек китаплары да бар. Аның берничә пьесасы Г.Камал исемендәге академия театрында балалар өчен куелды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*