tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда мөселман яшьләре форумы узачак
Татарстанда мөселман яшьләре форумы узачак

Татарстанда мөселман яшьләре форумы узачак

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстанда  июль көннәрендә мөселман яшьләре форумы узуы турында фикер алышырга Татарстан мөфтие беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белән  ТР  Мөселманнары  диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова килде.

Айгөл Биктимерова быелгы форумның 12 нче тапкыр оештырылуын һәм 2 нче мәртәбә егетләр һәм кызлар өчен аерым форматта уздырылуын әйтте. Ул дини-агарту, социаль-мәдәни һәм фикер алышу юнәләшендә яшьләргә  аралашу, берләшү, белем эстәү һәм  социаль идеяләрен  тормышка ашыру бирә торган мәйданчык буларак эшли.

Кызлар өчен мөселман яшьләре форумы 2021 елның  10-17 июлендә Казан янындагы Васильево ял базасында узачак. Форумга Татарстаннан, шулай ук Мәскәү, Екатеринбург, Оренбург, Чиләбе, Эстәрлетамак, Самара һәм Россиянең башка күп кенә шәһәрләреннән, Кыргызстаннан һәм Германиядән 18-30 яшьләрдәге 100 кызның килүе көтелә. 7 көнлек форум «Мөселман аналары» темасына багышлана. Кызларга Пәйгамбәрләребезнең гаиләләре, хәләл җефетләренең  сыйфатлары турында сөйләячәкләр. Форумда катнашучыларны шулай ук зыялылык клублары утырышлары, тренинглар һәм мастер-класслар, походлар һәм экскурсияләр көтә.

Егетләр өчен мөселман яшьләре форумы 24 июльдән 31енә кадәр уза. Башка еллардагы кебек, ул «Болгар» музей-тыюлыгы биләмәсендә палаткалар шәһәрчегендә үткәреләчәк.  Бер атналык форум егетләргә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга багышлана, ә слётның интеллектуаль өлеше «Ир-атның яхшы сыйфатлары» темасын ачачак һәм Ислам дине аша мөселманга хас булырга тиешле берничә «үзле» сыйфатны – үз юлыңны таба белү, үз-үзеңне бәяли белү, үз-үзеңне хөрмәт итү кебек яхшы гадәтләрне үзләрендә тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу төрле  дәресләр, бизнес–уеннар, спорт буенча көчәйтелгән күнегүләр белән чиратлаштырылачак.

Нәзарәтнең яшьләр сәясәте  Коръән кыйммәтләрендә тәрбияләнгән яшь һәм гыйлемле, ихтирамлы, югары әхлаклы, бүгенге заман белән бергә атлаучы шәхес образын яшьләр арасында популярлаштырырга юнәлтелгән.

                                                                                                       Ирек Нигъмәти

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*