tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембер өлкәсенең Иске Төгәлбуга авылында балалар өчен дин дәресләре оештырылды
Сембер өлкәсенең Иске Төгәлбуга авылында балалар өчен дин дәресләре оештырылды

Сембер өлкәсенең Иске Төгәлбуга авылында балалар өчен дин дәресләре оештырылды

Газиз балаларыбыз өчен җәйге ял көннәре килде. Әмма тәрбия кылу беркайчан да тукталмый бит. ​ Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылының “Мәхәллә” мәчетендә оештырылган дәресләрдә балалар ике атна дәвамында Ислам дине нигезләрен, пәйгамбәрләр тарихын, гарәп хәрефләре белән укырга һәм язарга өйрәнделәр, намаз уку тәртибе белән таныштылар. Унбиш бала арасында мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән 14 яшьлек яшүсмерләр дә бар иде.

Шәһәрдән туганнарына ялга кайтучылар, авыл балалары, кызлар һәм малайлар һәркөн иртән юынып, өсләренә пөхтә кием, башларына түбәтәй киеп, яулык бәйләп, дәфтәр–ручка тотып, терт–терт атлап, ашыгып–ашкынып, тирә–юньгә ямь өстәп, мәчеткә йөрделәр. Унбиш шәкерт өчен дин дәресләрен мөгаллимә Исламия апа Бадыгина, мөгаллим Марат абый Аглиуллов һәм Тәлгать хәзрәт Галеев оештырдылар. ​


Әлфия Ибраева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*