tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: “Татарстанның тышкы элемтәләрендә татар факторы көчле”
Данис Шакиров: “Татарстанның тышкы элемтәләрендә татар факторы көчле”

Данис Шакиров: “Татарстанның тышкы элемтәләрендә татар факторы көчле”

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасы хакында үз фикерләрен җиткерде:

—  Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Юлламасы республиканың киңкырлы эшчәнлеген чагылдырды. Төрле өлкәләрдә максат-бурычлар куелды. Республиканың тышкы элемтәләрендә ватандашлар белән хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше булып торуы һәм бу эшне Бөтендөнья татар конгрессы башкаруы ассызыклануы, әлеге мәсьәләгә аерым басым ясалуы, Конгрессның алып барган актив эшчәнлегенә дәлил булып тора. Бу Татарстанның тышкы элемтәләрендә татар факторының никадәр көчле икәнен раслаучы күренеш. Бүгенге көндә Татарстаннан читтә яшәүче газиз милләттәшләребезнең карашы Татарстанга, Казанга төбәлгән. Республиканың социаль-икътисади үсеше татар дөньясы үсешенә турыдан-туры йогынты ясый.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*