tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Төмән өлкәсеннән килгән милләттәшләребез белән очрашты
Данис Шакиров Төмән өлкәсеннән килгән милләттәшләребез белән очрашты

Данис Шакиров Төмән өлкәсеннән килгән милләттәшләребез белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Төмән өлкәсеннән килгән милләттәшләребез белән очрашу узды.

Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

“Сезне Казанда каршы алырга бик шатбыз. Төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең бирегә килүе, мәркәзебез белән танышуы бик мөһим. Әлеге  очрашулар бердәм булып яшәвебезнең, нәтиҗәле хезмәттәшлек итүнең нигезе булып тора”, – дип билгеләп үтте ул.

Башкарма комитет җитәкчесе милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар белән алып барыла торган эшчәнлек, “Татарлар: гамәл стратегиясе” документы һәм аны тормышка ашыру юллары хакында сөйләде.

Данис Шакиров 2021нче елда узачак Халык санын алу кампаниясе хакында да фикерләрен милләттәшләребезгә җиткерде:

-Татарлыгыбыз белән горурланып яшәү, телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, мәдәни мирасыбызны киләсе буыннарга тапшыру – һәркемнең вөҗдан эше.

18 кешедән торган делегация составында укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре, җирле актив вәкилләре килгән. Алар берничә көн дәвамында Татарстанның тарихи урыннары – Алабуга, Болгар, Биләр шәһәрләрендә булып кайттылар. Мәркәзебез Казан белән танышу исә Бөтендөнья татар конгрессында узган очрашудан башланып китте.

-Биредә Төмән өлкәсенең саз авылларыннан килгән вәкилләребез дә бар. Алар да үз җирлекләрендә татар телен, мәдәниятен саклауга юнәтелгән эш алып баралар. Татарстанда без татар тарихы, аның милли хәзинәсе хакында күп мәгълүмат алдык, – дип ассызыклады Төмән өлкәсе “Яшь буын” татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов.

Ләйсән Хаерова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*