tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Урта Азия альянсын оештыру утырышында катнашты
Данис Шакиров Урта Азия альянсын оештыру утырышында катнашты

Данис Шакиров Урта Азия альянсын оештыру утырышында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасында. Биредә Урта Азия альянсын оештыру утырышы узды.

Утырышта онлайн һәм офлайн форматта Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстан татар оешмалары вәкилләре катнашты.

Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Кыргызстан Республикасында Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе Альберт Зөлхарнеев сәламләде. Киңәшмәдә Үзәк Азия альянсның мөһимлеге турында сөйләштеләр.

Катнашучылар бертавыштан Үзәк Азия татарлары альянсын төзү турында карар кабул иттеләр. Җитәкче итеп Кыргызстан Республикасының «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Гөлсинә Үлмәскулова сайланды. Урынбасары – Казахстанның Татар-башкорт конгрессы рәисе урынбасары Гриф Хәйруллин.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*