tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишкәктә “Асыл бала” мәгариф үзәге белән таныштылар
Бишкәктә “Асыл бала” мәгариф үзәге белән таныштылар

Бишкәктә “Асыл бала” мәгариф үзәге белән таныштылар

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасында. Биредә Урта Азия альянсын оештыру утырышы узды.

Утырыш узганнан соң катнашучылар “Асыл бала” мәгариф үзәгендә булдылар. Бишкәк шәһәрендәге “Асыл бала” мәгариф үзәге 280 кв.м. бинада урнашкан. Әлеге татар үзәге 2019 елда Бишкекта Татарстан Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Туган тел” оешмасы ярдәме белән ачылды. “Асыл бала” белем бирү үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәресләр бара. Мәктәп балалары өчен татар теле класслары, югары уку йортларына укырга керү курслары, шахмат, робототехника, инновацион технологияләр, теш техникасы буенча дәресләр эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*