tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале катнашучыларын сәламләде
Данис Шакиров «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале катнашучыларын сәламләде

Данис Шакиров «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале катнашучыларын сәламләде

Бүген, 30 августта «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале старт алды.  Бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

«Уйнагыз гармуннар» республика халык иҗаты фестивале 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда башланды. Анда татар эстрадасының фольклор коллективлары һәм артист Фирдүс Тямаев катнашты.
Бәйрәм баянчылар парады белән дәвам итте. Быел «Уйнагыз, гармуннар! ул 36 нчы тапкыр уза. Чарага Россиянең 28 төбәгеннән меңгә якын музыкант һәм артист чакырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*