tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югра татарлары Татарстан Республикасы көне белән котлый
Югра татарлары Татарстан Республикасы көне белән котлый

Югра татарлары Татарстан Республикасы көне белән котлый

Дуслар! Татарстанлылар! 
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз!
Туган якларыбыздан читтә яшәсәк тә Татарстан – ул безнең Туган илебез, туган җиребез, туган йортыбыз. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле. Ул безнең борынгы тарихи илебез! Халкыбызның зур байлыгы – мең елдан артык булган тарихы бар. Тарихыбызны, телебезне, мәдәниятыбызны кадерлик, хөрмәтлик. Татарстан – безгә бу эш – гамәлләрдә юл күрсәтеп торучы маяк! Ничәмә-ничә чакрымнар узып, туган якларыбыздан аерылып, күпме шәһәрләр үтәбез, тик менә Татарстан сыман гүзәл җирне күрмибез. Киләчәктә дә Татарстаныбыз гөрләп чәчәк атсын, тырыш халкы кайда гына яшәсә дә бәхетле яшәсен!
 Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сау – сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле – мул тормышта яшәсен! 
Бәйрәмең белән – Татарстан, бәйрәм белән Татарстанлылар! 
Зур ихтирам белән, Югра татарлары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*