tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров XXIII Федераль Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Данис Шакиров XXIII Федераль Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Данис Шакиров XXIII Федераль Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Бүген эш сәфәре белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров Кемерово өлкәсенә килде.

Биредә XXIII Федераль Сабан туена, III Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Данис Шакиров катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Чарада Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары Илья Середюк, Кузбасс Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Алексеев, Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары Валерий Догадов, Кемерово шәһәре башлыгы Анисимов Дмитрий, Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Таһир Бикчәнтәев һәм башка җирле хакимият вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы ягыннан утырышта Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров белән берлектә, милли бәйрәмебезне оештыруда булышучы Лениногорск районы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрылыгы вәкилләре дә бар иде.

Исегезгә төшерәбез, Кемерово өлкәсендә XXIII Федераль Сабан туе һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе 2023 елның 30 июненнән 1 июленә кадәр узачак. Милли бәйрәмебезгә әзерлек югары дәрәҗәдә бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*