tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров җәмәгать эшлеклесе Рафаил Хаҗипов белән очрашты
Данис Шакиров җәмәгать эшлеклесе Рафаил Хаҗипов белән очрашты

Данис Шакиров җәмәгать эшлеклесе Рафаил Хаҗипов белән очрашты

Бүген, 7 сентябрь, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе Рафаил Хаҗипов белән очрашты.

Очрашу вакытында Данис Шакиров белән Рафаил Хаҗипов Бөтендөнья татар конгрессы, Казахстандагы милләттәшләребез турында фикер алышты. Җидепулат шәһәрендә  герой шагыйрь Муса Җәлилгә куелачак бюст турында да сөйләштеләр.

Данис Шакиров Муса Җәлил истәлегенә хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Казахстан һәм Татарстан Республикалары арасында хезмәттәшлек, дуслык алга таба да ныгысын дип теләде. Очрашу күтәренке, җылы рухта үтте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*