tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Бүген танылган меценат һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Фәиз улы Мифтахов гомер бәйрәмен – 55 яшь тулган көнен билгеләп уза.

Хөрмәтле Фәрит Фәиз улы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез.

Халкыбызның телен, иҗтимагый фикерен, динен, мәдәниятен, мәгърифәтен үстерүгә һәм саклап калуга Сез үзегездән зур өлеш кертәсез, тоткан кыйблагызга тугъры булып яшисез. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр телибез. Янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгызның ярдәмен һәм ихтирамын тоеп, милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итәргә насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*