tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данлыклы семберлер- “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында!
Казан журналистлары әзерләгән “Әдәби хәзинә” тапшыруының  С.Сөнчәләйгә багышланганы “ТНВ-Татарстан” каналында эфирга чыгачак.

Данлыклы семберлер- “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында!

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе чакыруы буенча июнь аенда “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалының «Әдәби хәзинә» тапшыруын әзерләүче иҗат төркеме төбәгебездә булып киткән иде.

Алар өлкәбезнең Барыш һәм Иске Кулаткы районнарында булып, ярты сәгатьлек ике тапшыру төшерделәр. Аның беренчесе танылган совет язучысы, җәмәгать эшлеклесе, ХХ нче гасыр башында Барыш районы Зөя Башы авылында Акчуриннар фабрикасында эшләгән Шамил Усманов турында булса, икенчесе Иске Кулаткы районы Иске Мостяк авылында туган язучы, шагыйрь, Габдулла Тукайның дусты Сәгыйть Сөнчәләйгә багышлап эшләнде. Казан журналистлары әзерләгән “Әдәби хәзинә” тапшыруының  С.Сөнчәләйгә багышланганы “ТНВ-Татарстан” каналында 10 июльдә җирле вакыт белән 18 сәгатьтә, “ТНВ-Планета” каналында 11 июль көнне 17.45 сәгатьтә эфирга чыгачак.

Ә Ш.Усманов турындагы программа “ТНВ-Татарстан” каналында 24 июльдә  җирле вакыт белән 18 сәгатьтә, “ТНВ-Планета” каналында 25 июльдә 17.45 сәгатьтә булачак.

Данлыклы якташларыбызның тормыш һәм иҗат юлына багышланган тапшыруларны карамый калмагыз! Алар – безнең горурлыгыбыз!

http://emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*