tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Троицк шәһәрендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды
Троицк шәһәрендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды

Троицк шәһәрендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды

8-9 нчы июль көннәрендә Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә “Рәсүлев укулары” фәнни-гамәли конференциясе уза. Аның кысаларында бүген күптән көтелгән вакыйга да булды. Биредә татарның бөек шагыйре Г. Тукайга һәйкәл ачтылар. Тантаналы чарада Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, Россия мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова, өлкәдә яшәүче милләттәшләребез катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һәйкәл ачылышына җыелучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер үз чыгышында, өлкәдә яшәүче татарларның актив эшчәнлеген югары бәяләде, үз гореф-гадәтләрен, бөек шәхесләрен онытмауларын билгеләп үтте.

Һәйкәл ачылышына җыелган мәртәбәле кунаклар һәм милләттәшләребез шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*