tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 9 июль көнне Советлар Союзы каһарманы, полковник, очучы-штурмовик Муса Гайса улы Гәрәев туган
9 июль көнне Советлар Союзы каһарманы, полковник, очучы-штурмовик Муса Гайса улы Гәрәев туган

9 июль көнне Советлар Союзы каһарманы, полковник, очучы-штурмовик Муса Гайса улы Гәрәев туган

Бүген, 9 июль көнне, республикабызның бөек улы, ике тапкыр Советлар Союзы каһарманы, полковник, очучы-штурмовик Муса Гайса улы Гәрәев туган көн.
Ул 1922 елның Илеш районының Иләкшиде авылында дөньяга килә. 1942 елның 25 сентябреннән фронтта илебез тынычлыгы өчен көрәшә. 250дән артык сугышчан очыш ясый. Каты авырудан соң 65 яшендә 1987 елның 17 сентябрендә вафат була, Уфаның Җиңү паркында җирләнә.


Бүген, каһарман якташыбызның туган көне уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге аның якты рухына багышлап дога кылу, каберенә чәчәкләр салуны оештырдылар.



Чарада Башкорстанның хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевич, Муса Гәрәевнең улы Евгений белән килене Светлана, оныклары, татар җәмәгатьчелеге катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*