tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Декоратив-кулланма эшләр остасы
Декоратив-кулланма эшләр остасы

Декоратив-кулланма эшләр остасы

Алсу Мамкина белән газета укучыларыбыз таныш инде. Соңгы вакытта ул безгә Шыкча балалар бакчасында оештырылган чаралар турында хәбәр итеп тора. Аның белән без апрель аенда өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе оештырган «Себер каннык-2022» (Себер ханлыгы-2022) рәсем, «Ислам җанда һәм иҗатта» өлкә бәйгеләрендә күрешкән идек. Анда ул кызы Әминә, улы Айвар белән бергә катнашып, дәрәҗәле урыннар яуладылар. Мамкиннар гаиләсе белән без «Искер җыены» халыкара фестивалендә кабат очраштык.

Алар декоратив-гамәли иҗат номинациясендә катнашып махсус Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ә Алсу Азат кызы кул көрәше буенча 3 нче урынны яулады. Бүгенге көндә Алсу Мамкина Шыкча балалар бакчасында физкультура дәресләрен алып бара. Ә тумышы белән ул Ялутор районы, Сәел авылыннан. Әнисе Фирдәвес апа кызы белән таныштырып: «Алсу балачагыннан ук кул эшләре белән булырга яратты. Осталыгы, тырышлыгы Җәмилә әбисе белән Сөембикә әбисеннән күчкән дип уйлыйм. Алар нинди генә кул эшенә тотынсалар да, әйберләре искиткеч матур килеп чыга. Ул сөлгеләр, алъяпкычлар чигү дисеңме, хатын-кызларга заманча күлмәк тегеп бирүме – күз явын алырлык була. Тормыш иптәшем Азатның да куллары алтын. Ул алыштыргысыз балта остасы, тимерне эретеп ябыштыручы. Күпләр аңа бизәкләр төшерелгән капка-ишекләр, рәшәткәләр ясарга заказ бирәләр. Һәм һәрвакыт аның эшеннән канәгать булалар. Ул оста мич чыгаручы да әле. Алсуның кайнанасы Тәнзилә ханым да бик уңган хуҗабикә, ул оныкларын бәйләнгән йомшак уенчыклар белән сөендерә. Мин үзем дә буш вакытымда төрле кул эшләре белән булырга яратам. Алсу барыбызны да арттыра – ул чигә, бәйли, тегә, агачтан кисеп төрле сыннар ясый. Кул эшләренә Әминә белән Айварны һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйларны да өйрәтә. Алар белән бергә төрле бәйгеләрдә катнашып, югары урыннар алалар. Әлеге бәйгеләрдән алар илһамланып, сәләтле шәхесләр белән очрашып, аралашып, тәҗрибә туплап кайталар. Кызыбызның катлаулы, җаваплы эшендә ирешкән уңышларында төрле яктан ярдәм итеп торган, җиң сызганып эшләргә мөмкинлекләр тудырган Тимур киявебезнең дә роле зур. Алсу Азат кызын балалар гына түгел, ата-аналар, коллегалары да хөрмәт итәләр», – дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

t.me

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*