tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре көннәре катнашучысы: Лидер кеше милләтне алга алып барырга тиеш
Татар яшьләре көннәре катнашучысы: Лидер кеше милләтне алга алып барырга тиеш

Татар яшьләре көннәре катнашучысы: Лидер кеше милләтне алга алып барырга тиеш

Мәскәү шәһәренең Татар федераль милли-мәдәни автономиясе президиумы әгъзасы Рөстәм Шакеров XXXII Татар яшьләре көннәрендә лидер булган кеше милләтне алга алып барырга тиеш дип саный.

«Быел икенче тапкыр катнашуым. Лидер булганым юк әле. Минемчә, лидер ихлас булырга, яшьләрне берләштерү нияте белән янып торырга тиеш. Барлык төбәктәге яшьләрне берләштерү кирәк. Лидер кеше яшьләрне, милләтне алга алып барырга, үстерергә тиеш», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рөстәм Шакеров күп еллар татар яшьләре эшчәнлеге белән шөгыльләнүен әйтте. «Минем өчен ул тормышымның мәгънәсе, ул минем өчен мөһим, ансыз яши алмыйм. Һәрвакыт төрле чаралар үткәрәм. Ә монда катнашып, яңа проектларны чынга ашыруга илһам алам, яңа команда, яңа элемтәләр барлыкка килә. Фикердәшләремне табам, алар шушы эшчәнлекне алга әйдәп бару өчен кирәк», – ди ул.

Аның фикеренчә, Татар яшьләре көннәрендә бер үк кешеләр булмасын өчен, төбәкләрдә яшьләр сәясәте эшчәнлеге дөрес алып барылырга тиеш. «Яшьләргә дөрес этәргеч бирә белү кирәк. Кемнедер гаилә мотивацияли. Мәсәлән, миңа мотивацияне гаилә бирде. Мин үземне татар икәнемне белеп үстем, гомерем буе татарлык өчен җан атачакмын, төрле татар чараларында катнашачакмын. Барысы да гаиләдән тора», – диде катнашучы.

«Татарларны берләштерә торган оешмалар чараларны сүздә генә кала торган түгел, ә реаль эшли торган системага салсын иде. Монда яшьләр акрынлап татар тамырларына тартыла, татарча сөйләшергә тырыша, бу үзенә күрә кызык күренеш», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*