tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Денис урамында Коръән ашы узды
Денис урамында Коръән ашы узды

Денис урамында Коръән ашы узды

Денис авылының Казан урамында олысы-кечесе җыелып, Коръән ашы үткәрделәр.

Бу матур гадәт берничә елдан бирле кабатлана инде. «Иң беренче булып  күршеләрем Нурсинә апа һәм Минрахман кызы Галия белән уртага салып сөйләштек, аннан башкаларга җиткердек. Барысы да күтәреп алды”, — ди оештыручыларның берсе Тәнзилә апа Мостафина.

Күз алдыгызга китерегез: урам уртасында “Г” хәрефе кебек өстәлләр урнаштырганнар, эскәмияләр тезгәннәр. Өстәл ризыклар белән тулган. Шунда гына зур казанда шулпа пешә, самоварда чәй кайный. Аның янында зур чүмечләр белән хатын-кызлар мәш килә. Бераздан өстәл тирәли урам кешеләре урын ала һәм урамга азан тавышы яңгырый. Азанны Сургут шәһәреннән кунакка кайткан авылдашыбыз Наилә апаның улы Айнур Дәүләтшин әйтте.

– Ул көнне әзерлек иртәдән башланды. Әсхәть абый, Фәрит, Рәфкать өстәл, эскәмияләрне куйдылар. Азык-төлек алу өчен генә дә кибетләргә ничә тапкыр барып килдек, – диде Галия апа. – Табын әзерләүдә кулы тими калган кеше булмагандыр.

Галия һәм Тәнзилә апалар турында әйтеп тә торасы юк инде. Алар идеясын җиткерүче дә, башлап йөрүче, оештыручы да.

“Урамыбызның һәр нигезе, гаиләләре тыныч булсын, балалары, оныклары, оныкчыклары исән-имин, сау-сәламәт йөрсеннәр, дип үткәрелә урам Коръән ашы”, – ди авылыбызда Коръән ашларын матур итеп алып баручы Рәсимә апа Ганеева.

Өлкән буынга бу изге эш күңел тынычлыгы, рәхәтлек бирә, киләчәккә ышаныч тудыра. Яшьләр өчен тәрбияви чара. Чөнки анда өлкән апалар, абыйлар гына түгел, яшьләр, балалар да бар иде. Алар да иң изге теләкләргә кушылып дога кылдылар.

– Киләчәктә дә хәвеф-хәтәрләр күрсәтмәсен, борчу-казалар бирмәсен, Раббыбыз, гүзәл илебездә тынычлык урнашсын иде. Никадәр туганнарны, яшьлек дусларын, әби-апаларны очраштырды һәм серләштерде бит алар. Авыл йөзен кешеләр билгели. Авылның төп байлыгы — аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре. Иң әүвәл Аллаһы ризалыгы өчен дип шушы мәҗлесне оештыручыларга килгән кунаклар һәм шәхсән үземнең исемнән олуг рәхмәтләр әйтеп, саулык- сәламәтлек теләп калабыз!

Рәгыйдә БАДЫЙКОВА.

Денис авылы, Шенталы районы.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*