tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслим мөхтәсибәте ике көнлек экологик квест оештырды
Мөслим мөхтәсибәте ике көнлек экологик квест оештырды

Мөслим мөхтәсибәте ике көнлек экологик квест оештырды

15-16нчы август көннәрендә Мөслим мөхтәсибәте “Мизгел” яшьләр үзәге белән берлектә экологик квест үткәрде. Әлеге чараның төп максаты – Мөслим Җәмигъ мәчетенә йөрүче һәм парк-стадионнарда шөгыльләнүче балаларны табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы булырга чакыру. Экологик квест “Чисталык – ярты иман” дигән исем астында узды. Беренче көнне Мөслимнең “Курай” паркында, икенче көнне “Яшьлек” паркында барлыгы 170ләп бала җыелды.

Мөхтәсибәт вәкилләре ике көн дәвамында үсеп килүче буынның күңеленә Аллаһы Тәгалә безгә бүләк итеп биргән матур табигатьне, паркларны, сулыкларны саклау кирәклеген төшендерде, динебезнең чисталыкка, пөхтәлеккә өндәвен аңлатты.

Әлеге чара Мөслим Җәмигъ мәчетенең икенче имамы Фәрид хәзрәт Аитовның вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән башланып китте. Ул ислам динендә чисталыкның әһәмияте турында аңлатып үтте. Алга таба район Совет аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов балаларга үз теләкләрен җиткерде.

Аннары балалар командаларга бүленеп, алып баручыны игътибар белән тыңлап, маршрутлар буенча төрле нокталарда биремнәр үтәде. Мисал өчен, “Сәламәтлек – зур байлык” ноктасында спорт биремнәре, “Гыйлем – ул нур” ноктасында чисталыкка кагылышлы табышмаклар, “Табигатьне ярат, чисталыкны сакла” ноктасында пластик, металл, кәгазь чүпләрне аеру биремнәре башкарылды. Шундый тематик 7 ноктаны узган командага хәзинә яшерелгән карта бирелде, аны тапкан командага бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар да камырдагы сосиска белән сыйланды. Әлеге квест балалар күңелендә якты хатирәләр, файдалы күнекмәләр калдырды. Мөслим мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен белдерә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*