tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәүләт Умеров: Фольклор экспедицияләрен торгызыр өчен татар биюе фәнен үстерергә кирәк
Дәүләт Умеров: Фольклор экспедицияләрен торгызыр өчен татар биюе фәнен үстерергә кирәк

Дәүләт Умеров: Фольклор экспедицияләрен торгызыр өчен татар биюе фәнен үстерергә кирәк

Хореограф, культурология фәннәре кандидаты, «Мирас» ансамбленең җитәкчесе Дәүләт Умеров фикеренчә, фольклор экспедицияләрен эшләр өчен татар биюе турындагы фәнне торгызырга кирәк.

«Татар биюе турындагы фән юк. Фән булмаса, мәгърифәт тә, сәнгать тә булмаячак. Иң элек, фәнне үстерергә кирәк дип саныйм. Шул чакта, фольклор экспедицияләре дә, конференцияләр дә, китаплар да басылыр иде. Без, хореографлар, һөнәрчеләр булырга тиеш. Татар фольклоры бик бай һәм ул әле өйрәнелеп бетмәгән. Һәр халык биюе географик җирлеккә бәйле», – диде ул Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе»ндә.

Аның әйтүенчә, яшь хореографларның тагын бер проблемасы – бию хәрәкәтләрен язмача аңлата белмәүдә. «Экспедицияләрдә фольклорны җыйганда биюне тасвирлый белергә дә кирәк. Видеога төшереп булгач, нәрсәгә язарга? – диючеләр булыр. Флешкада сакланган видеоязмалар бер мизгел эчендә юкка чыгарга мөмкин, ә китапта язылганнар – озак елларга саклана», – дип аңлатты ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*