tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда шәкертләр арасында иң яхшы татар вәгазьчесе билгеләнәчәк
Татарстанда шәкертләр арасында иң яхшы татар вәгазьчесе билгеләнәчәк

Татарстанда шәкертләр арасында иң яхшы татар вәгазьчесе билгеләнәчәк

Россия ислам институты дини уку йортлары студентлары арасында республикакүләм татарча вәгазь укучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителү хакында игълан итә. Әлеге бәйгедә Татарстан Республикасы урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортларының көндезге бүлегендә белем алучы студентлар катнаша ала. Бәйге Россия ислам институты башлангычы һәм ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында уздырыла. Бәйге татар телен, мәдәниятен үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру, яшь буында телне, рухи мирасны, ислам дине кануннарын өйрәнүгә кызыксыну уяту, тел һәм дин өлкәсендәге белем һәм күнекмәләрне камилләштерүне күздә тота.

Бәйгегә чыгышлар видео форматында кабул ителә. Чыгышлар татар телендә, традицион формада башкарылырга, яхшы сыйфатлы булырга, видеоязма 7-10 минуттан артмаска тиеш. Вәгазь темасы – ирекле.

Бәйге ике этапта үткәрелә: 2022нче елның 11нче декабренә кадәр видеоязмалар кабул ителә; 2022нче елның 17нче декабренә кадәр жюри әгъзалары тарафыннан чыгышларга бәя бирелә.

Әлеге конкурста катнашу өчен 2022нче елның 11нче декабренә кадәр нигезләмәдә бирелгән кушымтаны тутырып, видеоязманы [email protected] адресына җибәрергә кирәк. Бәйге эшләрен шулай ук Казан шәһәре, Газовая урамы, 19нчы йорт, Россия ислам институты, татар теле һәм милли мәдәният кафедрасына (икенче кат, 222нче бүлмә) тапшырырга мөмкин. Тел.: +7 (843) 277-68-26.

Җиңүчеләргә, призлы урыннар алучыларга бүләкләр тапшырылачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*