tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград шәһәрендә язучы Равил Шәфигуллин истәлегенә фестиваль уза
Димитровград шәһәрендә язучы Равил Шәфигуллин истәлегенә фестиваль уза

Димитровград шәһәрендә язучы Равил Шәфигуллин истәлегенә фестиваль уза

Димитровград шәһәрендә Ульяновск татар язучылары берләшмәсе рәисе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, китаплар авторы Равил Шәфигуллин истәлегенә багышланган фестиваль башланды.

«Фестивальгә „Язучы Равил Шәфигуллин иҗаты“ дигән темага рәсемнәр, аның әсәрләрен уку, хатирәләр белән уртаклашкан видео, иншалар кабул ителә», — дип хәбәр итә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Оештыручылар әйтүенчә, чара 15 декабрьгә кадәр дәвам итә, барлык катнашучыларга да автономия димпломнары тапшырылачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*