tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында «Татар рухы һәм каләм» бәйгесенең жюри утырышы узды
Татар конгрессында «Татар рухы һәм каләм» бәйгесенең жюри утырышы узды

Татар конгрессында «Татар рухы һәм каләм» бәйгесенең жюри утырышы узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында «Татар рухы һәм каләм»
Х Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең жюри утырышы узды. Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе, “Татарлар” газетасы баш мөхәррире Гөлназ Шәйхиева һәм “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова җитәкчелегендә узган утырышта жюри әгъзалары бәйгегә килгән эшләр буенча фикер алыштылар. Быел бәйгегә Россиянең 7 регионыннан, шул исәптән Татарстаннан, 80 эш кабул ителде. Гадәттәгечә иң күп эшләр басма  матбугаттагы публикацияләр, аңардан кала телевизион материаллар һәм радиосюжетлар.

Жюри әгъзалары соравы буенча бәйгенең нәтиҗәләрен чыгару 9 декабрь көненә кадәр озайтылды, әлеге көнне өч номинациянең һәркайсыннан да 3 җиңүче исеме билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез быел бәйгегә түбәндәге өч номинация буенча эшләр кабул ителде:

«Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы»;
«ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иң яхшы эшләр циклы»;
«Теле барның – иле бар». 2021 елгы Бөтенроссия халык саны алуга багышланган иң яхшы материал (махсус номинация).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*