tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград шәһәренең мәктәбендә милли тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган
Димитровград шәһәренең мәктәбендә милли тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган

Димитровград шәһәренең мәктәбендә милли тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе 2004 елның 1 сентябрендә шәһәр хакимияте, җирле татар автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә ачылды. Педагогия коллективына Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре, РФ гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Мөнирә Джумаева җитәкчелек итә. Милли мәгариф учагында балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен шартлар тудырылган.

Бүген биредә барлыгы 283 бала укый (2 һәм 5 сыйныфларда параллель класслар бар). Бу – шәһәрдә ана теле һәм әдәбияты аерым фән буларак өйрәнелгән, тәрбия процессы милли мәдәнияткә һәм традицияләргә нигезләнеп алып барылган бердәнбер белем бирү оешмасы.

2018 елдан әлеге мәктәп татар халкының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклап калу буенча ресурс үзәге статусына ия һәм татар этномәдәни юнәлешле чаралар үткәрү буенча өлкә муниципаль берәмлекләренең белем бирү оешмалары өчен базалы мәйданчык булып тора. Регионның инновацион мәйданчыгы кысаларында Казанның мәгариф үсеше институты белән берлектә семинарлар үткәрелә. Бу мәктәп “Татарча диктант” һәм Зур этнографик диктант акцияләрендә актив катнаша.

Укучылар фәнни-практик конференцияләрдә, конкурсларда, фән олимдиаларында үзләренең иҗади осталыкларын, белемнәрен күрсәтеп, һәрвакыт призлы урыннар ала. Әлеге мәктәп балалары унбиш ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүче һәм призер исеменә лаек була. Алар халыкара этапта да сынатмыйлар. Балаларны олимпиадаларга югары квалификацион категорияле педагог, “Иң яхшы татар теле укытучысы” Бөтенроссия конкурсында җиңүче Гүзәл Сәмигуллина әзерли. Мәктәпнең сәләтле укучылары табигый-математик һәм гуманитар юнәлешле олимпиадаларда да югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Милли мәгариф учагын уңышлы тәмамлаучы егет-кызларның 30-40 проценты илебездә иң дәрәҗәле саналган югары уку йортларына керә.

Г.Тукай исемендәге мәктәп татар телен, мәдәниятен өйрәнергә, милли традицияләр һәм рухи кыйммәтләрне үзләштерергә теләүчеләр өчен мәдәни-белем бирү үзәге булып тора.

Мәгариф учагының тәрбия бирү системасы яшь буында милли горурлык хисе, гражданлык җаваплылыгы, хокукый үзаң, мөстәкыйльлек, толерантлык тәрбияләү максаты куя. “Сөмбелә”, “Аулак өй”, Сабантуй, “Умырзая” бәйрәмнәре, татар җыры фестивале, Сергей Есенин, Муса Җәлил, Гакыйль Сәгыйров, Равил Шәфигуллин иҗатына багышланган кичәләр әнә шуңа юнәлдерелгән.

Укучыларның “Йолдызлар” дип исемләнгән фәнни җәмгыяте эшләп килә. Мәктәптә “Сәгыйров укулары” төбәкара фәнни-практик конференциясен уздыру традициягә кереп бара. Анда Ульяновск өлкәсе, Татарстан һәм Чувашстан республикаларының мәктәп укучылары катнаша.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*