tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбе укучыларына аттестатлар тапшырылды
Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбе укучыларына аттестатлар тапшырылды

Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбе укучыларына аттестатлар тапшырылды

Димитровград шәhәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче санлы татар этно-мәдәни компонентлы мәктәбен 17 укучы (класс җитәкчеләре – югары категорияле укытучы Флера Мизитова) тәмамларга җыена.

Тиздән алар унбер ел дәвамында туплаган төпле hәм сыйфатлы белемнәрен раслап, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырачаклар. Әлбәттә инде, барысы да вузларга уңышлы гына кереп, күңелләренә аеруча якын булган hөнәрне үзләштерергә хыяллана. Программист, журналист hәм врач булырга теләүчеләр Казан, Самара hәм Ульяновск югары уку йортларына юл тотачак.

– Тәртипле, акыллы, тырыш hәм актив укучыларыбызга хәер-фатихабызны, киңәшләребезне биреп, олы, мөстәкыйль тормыш юлына озату сәгате дә якынлашып килә. Эмиль Хәйруллин дүрт ел дәвамында мәктәбебезнең президенты булып сайланды. Ул татар теле hәм әдәбияты буенча өлкә, регионара олимпиадаларда берничe тапкыр җиңү бәхетенә иреште. Рафаэль Сатдаров та гел алдынгылар сафында булды. Ә җырчы кызларыбыз Эльвина Галеева белән Алия Юсупова «Сандугач» балалар ансамбленә бик теләп йөреп, зур сәхнәләрдә чыгыш ясадылар heм төрле конкурсларда призлы урыннар алдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын иде,- ди мәктәп директоры Мөнирә Джумаева.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*