tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дин һәм телебезне данлап
Дин һәм телебезне данлап

Дин һәм телебезне данлап

Каскара авылы имамы ярдәмчесе Хәммәт Мирхәйдәров турында газетабызга язып торабыз. Безнең актив укучыбыз, татар телен сакларга омтылучы, чын күңеленнән тырышучы дин әһеле ул. Үзе турында язарга вәгъдә иткән иде җәен. Ниһаять, безнең кулга хөрмәтле Хәммәт Ташмөхәммәт улы турында язма килеп җитте.

Хәммәт абый үзе яшәгән авылда туып-үскән. 1957 елның 25 маенда тракторчы һәм колхозчы гаиләсендә туган малайга Хәммәт (мәгънәсе – данлаучы) дип исем кушалар. Чынлап та исеме җисеменә туры килгән Хәммәт абый динебезне, телебезне данлап яши ул.

Каскарада укыган елларында спортны, җырны ярата. Классның физоргы итеп билгелиләр үзен. Хорда башлап җырлаучы да була әле. Ләкин еллар тиз үтәләр. Яшь барган саен җавплырак эшләр йөкләнә үзенә. Зуррак классларда җәйге каникулларда әтисе белән комбайн ярдәмчесе булып иген ура, ашлык та киптерә, башка эшләрдән дә тартынмый.

1974 елда көзен моторлар төзү заводына караган 15 нче училищега укырга керә. Практикада заводта да эшләргә өлгерә, аннан слесарь-җыючы һөнәрен алып чыга. Яшь белгечне заводка яшерен цехка эшкә алалар. Шуннан армиягә китә. Анда машина йөртүче һөнәрен үзләштерә, ярты елда таныклык алып, калган 1,5 елны күп егетләрнең хыялы булган хезмәттә – машина йөртүче булып үткәрә. Бу хезмәт өйгә кайткач та кирәк булып чыга, моторлар төзү заводының автопаркына эшкә урнаша.

-Өйләнгәч, эшне алыштырырга туры килде, – дип яза Хәммәт абый. – Туринская станциясендә яңа ачылган «Сибжилстрой» оешмасы филиалына урнаштым. 1 нче автобазада 14 ел буе шәһәрара командировкаларда йөрдем. Фатир алдым, 1 нче класслы шофер таныклыгына ия булдым. Тик үзгәртеп кору еллары башланды. Эш хакы түбәнәйде, оешма таркалды.

Шул вакытта Каскарада янгыннан саклау оешмасына яңа машинага эшкә чакырдылар. 26 ел гомерем шунда үтте, начальник урынбасары вазифасына кадәр җиттем. Хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыктым.

Хатыным белән 3 бала үстердек. Хәзер өчесенең дә үз гаиләләре бар. Оныкларым да күп, Аллага шөкер. 2017 елдан бирле ныклап дин юлында хезмәт итәм.

Күп югалтулар кичергән Хәммәт абый: әнисе астма чиреннән тернәкләнә алмыйчан, иртән мәңгелек йортына киткән. Аның артыннан әтисен, апаларын югалта. 2015 елда сөекле хатынсыз да кала. «Иманнары юлдаш булсын! Рәхмәт авыл халкыма – хөрмәтлиләр, һәр мәҗлескә, бәйрәмнәргә чакыралар. Ике зияратыбыз бар: Каскарада, Каенавылда. Мин алар өчен җаваплы. Һәр эшемне җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Мәет озату, исем кушу, йортка-фатирга ниятлек, никах һәм башка эшләрне Аллаһы Тәгаләбез кушканча үтәргә омтылабыз. Мәчетебездә Рамазан, Корбан, Мәүлид бәйрәмнәрен үткәрәбез. Үткән ел мәчетебезнең 30 еллыгын файдалы оештырдык.

«Яңарыш» газетасын 20 елдан артык яратып укыйм. Һәр утырышта, ашта, телебезне онытмыйк, динебезне саклыйк, дип әйтеп торам. Онытмас өчен «Яңарыш»ка язылыйк, укыйк, балаларыбызга-оныкларыбызга үз телебезне өйрәтеп калыйк. Өлкәбездәге татар телендә чыгып килүче бер газетаны саклыйк. Баш редакторы Алсу Сәгыйтовага, Гөлнур Вәлиева, Рәүфә Кангазина, Римма Умитбаева, Диләфрүз Фәхретдиновага һәм башкаларга зур рәхмәт. Бик файдалы, саваплы эшләрегез. Тагын да файдалы мәкаләләре өчен Фатыйх хәзрәт Гарифуллинга рәхмәт. Аллаһы Тәгаләбез барыбызны да ярдәменнән ташламасын!»

Рәхмәт, Хәммәт Ташмөхәммәт улы үзегезгә! Сезнең кебек телебезне, хак динебезне сакларга шундый тырышлык куючылар бик сөендерә. Теолог, философ, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани дә, «диндә өч әйбер юк, әмма алар аны сак­лый: тел, милли кием, гореф-гадәт», дигән.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*