tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дин һәм җәмгыять
Дин һәм җәмгыять

Дин һәм җәмгыять

Июнь аенда Иж-Бубый авылы мәчете, авыл һәм мәктәп музейлары белән берлектә шушы җирлектә яшәүче балалар өчен оештырылган ун көнлек лагерь эшләде. Анда теләге булган һәр бала йөри алды.

Алдан төзелгән программа нигезендә көн саен өч дәрес уздырылды. Болар – татар теле белән чагыштырма планда гарәп телен өйрәнү, Ислам нигезләрен үзләштерү һәм әдәп-әхлак дәресләре. Әлеге дәресләрдән соң эш авыл һәм мәктәп музейларында дәвам итте. Музей хезмәткәрләре Алсу Хисмәтуллина, Раиф Гәрәев, Нурия Мәннаповалар һәртөрле мастер-класслар, авылдагы мәдәни мирас объектлары буйлап экскурсияләр уздырдылар, музейлардагы экспонатлар белән таныштырдылар, Бубилар мирасы турында сөйләделәр.

Моңа кадәр ике елга бер тапкыр Иж-Бубый мәктәбендә Буби укулары уздырылып килде. Аларда бертуган Бубиларның фәнни мирасы өйрәнелсә дә, билгеле сәбәпләр аркасында дини мираслары өйрәнелмәде. Шундый мөмкинлек тудырылгач, әлеге эшне башлап җибәрергә булдык. Чөнки фән белән дин һәрчак бер-берсен тулыландырып торган.

Күренекле язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмованың “Нух пәйгамбәр көймәсе” һәм “Бәхет ачкычы” китапларында бу яхшылап нигезләнеп бирелгән. Нәрсә ул бәхет? Аның сере нәрсәдә һәм ачкычы кем кулында? Ай һәм йолдызларны, бар тереклек дөньясын, кеше тәнендәге һәр күзәнәкне кем тотып тора һәм яшәтә? Татар тарихы кайдан башлана? Балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган әлеге китапларда менә шушы сорауларның барысына да җаваплар бар. Алар шулай ук география, биология, анатомия, тарих, психология, астрономия укытучыларына һәм ата-аналарга да зур ярдәмлек булып тора. Аларның университет программаларына да кертелүе – зур уңышлары. Автор Фәүзия Бәйрәмованың әлеге лагерьда башыннан ахырына кадәр эшләве безнең өчен зур бәхет булды. Ул үзенең “Ислам – яшәү рәвеше” китабы буенча Мөхлисә, Габдулла, Гобәйдулла Бубиларның исламча яшәү рәвешләрен аңларга ярдәм итте.

Шулай ук райондашыбыз – Казанның “Рәхмәтулла” мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевның дини дәресләр уздыруы файдалы булды. “Бубилар мирасы” оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев лагерьда ял итүче балаларны Удмуртияга бер көнлек походка алып барып сөендерде.

Лагерь тәмамланыр алдыннан балаларны Әгерҗенең “Нур” мәдрәсәсенә дә алып бардык. Мәдрәсә белән район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин таныштырды. Биредә татар милли ашларыннан мул табын да әзерләнгән иде.
Балаларның кулларына күчтәнәчләр-бүләкләр тутырылган пакетлар да бирдек. Язган проектыбыз грант откан очракта көзен аларны Казанга, Болгарга, Тукай-Кырлайга экскурсияләргә алып барачагыбызны җиткергәч, балаларның шатлыклары йөзләренә чыкты.

Йомгак ясап, районыбыз җитәкчесе Ленар Фәрит улы Нургаяновка, лагерьның спонсоры һәм рухи җитәкчесе Искәндәр Рөстәм улы Җиһангәрәевка, Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәткә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эш дәвамлы булыр, Россиякүләм зур шөһрәт казанган Иж-Бубый мәдрәсәсе элеккеге данын кайтарыр, Бубилар рухын күңелләрендә саклаган яшь буын үзләренең якташлары Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлиса Бубиларга лаеклы алмаш булырлар дигән өметтә калабыз.

Вәсилә ХӘКИМОВА,
Иж-Бубый мәктәбенең татар теле укытучысы, БТКның Әгерҗе бүлеге җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*