tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Матур чыгышларга бай булган фестиваль
Матур чыгышларга бай булган фестиваль

Матур чыгышларга бай булган фестиваль

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә «Язгы моңнар» өлкә иҗат фестивале узды. Фестивальне икенче ел шәһәр себер татарлары автономиясе оештыра. Катнашучыларны шәһәр мәдәният һәм туризм департаменты директоры Анастасия Ионина, шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, урынбасары Илтус Уразмәмәтов кайнар котлап, тарихи–мәдәни мирасыбызга хөрмәт тәрбияләү, халкыбызның сәләт ияләрен барлау, үстерү максатлары белән оештырылган фестивальдә уңышлар теләделәр.

Чарада Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Тубыл, Төмән, Вагай районнарыннан килгән җырчылар, биючеләр, халык уен коралларында уйнаучылар үзләренең кабатланмас матур чыгышларын күрсәттеләр. Катнашучыларның иҗади номерларына дәрәҗәле жюри әгъзалары бәя бирделәр. Казан дәүләт мәдәният институтының хореография кафедрасы өлкән укытучысы Резеда Муллагалиева, Казан дәүләт мәдәният институтының аерым һәм халык җырларын җырлау кафедрасы доценты Гөлмира Бабаева, Тубыл шәһәренең күп профильле техникумының югары категорияле хореографы, мактаулы мәдәният хезмәткәре билгесе белән бүләкләнгән Мөнәвәрә Андрущик, Төмәннән китапханәче, фольклорчы, танылган җырчы Луиза Сөрмәтова, җырчы, композитор, шагыйрь, танылган спортчы Әлмөхәммәт Хәбибуллин барлык номинацияләр буенча призлы урыннар алучыларны билгеләделәр. Һәр номинациядә катнашучыга сертификатлар тапшырылды, Гран-при бүләгенә һәм дипломына Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге каршында иҗат итүче «Яшьлеккә сәяхәт» ветераннар ансамбле лаек булды. Фестивальдә җиңү яулаучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Быелгы бәйрәм тантанасында махсус призлар да бар. «Язгы моңнар» фестивалендә җиңүче «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле, «Себер нурлары», «Тубыл балалары», Хисаметдин Ильчибакиев (Вагай районы, Карагай авылы) Тубыл шәһәрендә узган милли бәйрәмебез Сабантуенда да катнаштылар.

Ел дәвамында мәдәният үзәгендә күп төрле милли-мәдәни бәйгеләр, фестивальләр үткәрелә. Бу мәдәни чаралар рухи мирасыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга ярдәм итә. Залда фестивальдә катнашучылар халкыбызның яраткан популяр җырларын тамашачылар белән бергә җырладылар. Күңелләрендә татар моңын саклаган гармунчыларны, татар халык җырларын яратучы үзешчән җырчыларыбызның чыгышларын караучы шәһәр тамашачылары һәр чыгышны көчле алкышлар белән озаттылар. Тамашачылар Әлмөхәммәт Хәбибуллинның чыгышын да яратып тыңладылар. «Язгы моңнар» фестивален оештыручылар зур тырышлык куеп, бар күңелләрен биреп үткәрделәр. Һәр катнашучы аларның игътибар үзәгендә булды. Чәй табыны артында аралашып, фикерләре белән уртаклаштылар. Чараны оста алып барган себер-татар мәдәният үзәге артисты Зөфәр Корманов фестивальгә иҗади озын юл теләде.

Римма УМИТБАЕВА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*