tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Мой народ – татары. Код успеха” фильмының премьерасы тәкъдим ителәчәк
Казанда “Мой народ – татары. Код успеха” фильмының премьерасы тәкъдим ителәчәк

Казанда “Мой народ – татары. Код успеха” фильмының премьерасы тәкъдим ителәчәк

5нче июльдә сәг. 18:30-да “Мой народ – татары. Код успеха” фильмының премьерасы күрсәтеләчәк. Әлеге проект – татар халкының милли кыйммәтләре һәм мәдәнияте, зур уңышларга ирешкән һәм аның милли үзенчәлеген саклаган күренекле замандашлар турында. Премьераның үткәрелү урыны: “Мир” кинотеатры, Достоевский ур., 30. Кунакларның җыелу вакыты – 18:00. Фильм киң катлам тамашачыларга, әмма беренче чиратта яшьләргә тәкъдим ителә.

Фильмның төп мәгънәви эчтәлеге: бөек милләт вәкиле буларак үзеңнең милли үзенчәлекләреңне саклап калу һәм ул сиңа бәхет-сәгадәткә ирешүдә, халык һәм ил тарихында лаеклы урын яулауда ярдәм итәчәк. Фильм геройлары:

  • Камил хәзрәт Сәмигуллин – мөфти, Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы;
  • Альберт Суфианов – РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Нейрохирургия федераль үзәгенең баш табибы (Төмән шәһәре), профессор, РФ атказанган табибы;
  • Дамир Йосыпов – Россия Герое, һава судносы командиры;
  • Нурания Газиева – Бөек Ватан сугышы ветераны, татар теле укытучысы;
  • Зөлфәт Хәким – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, “Туган Батыр” китабы авторы;
  • Ренас Кәлимуллин – Россиянең атказанган спорт мастеры, җиде тапкыр Россия чемпионы, көрәш һәм билбау көрәше буенча биш тапкыр дөнья чемпионы;
  • Арслан Сибгатуллин – театр һәм кино артисты.

Проект җитәкчесе: Радик Абдрахманов – танылган җәмәгать эшлеклесе, меценат, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, “Добро рядом” хәйрия фонды директоры, ТР Грэпплинг спорт көрәше федерациясе президенты, ел саен уздырыла торган Республикакүләм ифтарны оештыручыларның берсе. Фильм Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыяте үсеше гранты ярдәме белән төшерелгән.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*