tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дин нигезләрен һәм татар телен өйрәнделәр
Дин нигезләрен һәм татар телен өйрәнделәр

Дин нигезләрен һәм татар телен өйрәнделәр

Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете каршында мөселман балалары өчен җәйге лагерь оештырылган иде.

Мәчетнең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов тәкъдиме белән җәйге лагерьга Сәвия Халик кызы җитәкчелек итте. Фәнис хәзрәт һәм тәҗрибәле мөгаллимәләр Лилия ханым, Венира ханым, Галия ханым, ярдәмчеләре Нурия ханым, Саҗидә ханым, Алия ханым балаларга гарәп графикасы, ислам нигезләре, татар теле буенча белем, дини, рухи-әхлакый тәрбия бирделәр, шулай ук шәкертләрне тәмле ризыклар белән сыйладылар. Гарәп графикасы нигезендә укырга өйрәнү теләге сабыйларда аеруча да көчле иде. Намазга, ислам дине нигезләренә кагылышлы викторина сорауларына аңлаешлы итеп, төпле җаваплар бирделәр. Күбесе Г.Тукайның “Туган тел” шигырен яттан белә булып чыкты. Татарча сөйләмнәре үзенчәлекле булса да, әби-бабаларыннан мирас булып күчкән ана телен өйрәнү теләге зур үзләрендә. Моның өчен өйдә әти-әниләре белән татарча сөйләшү генә кирәк.

Викторина азагында Лилия ханым Абдуллова, үзегез теләгән рәсемне ясагыз, дип альбом битләре тараткач, барлык балалар да диярлек мәчет рәсемен сурәтләүгә кереште. Безгә монда бик тә охшады, дәресләрне һәркемгә аңлаешлы итеп үткәргән өчен укытучыларга рәхмәт, киләсе елда монда тагын килер идек, дип белдерде алар бертавыштан.

Ильяс хәзрәт мәчеткә үзләре теләп килүләрен хуплап, иман байлыгы, бәхетле тормыш насыйп итүен, ислам диненең дәвамчылары, әти-әниләренең ышанычлы, ныклы таянычлары булуларын теләп, таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм тәм-томнардан сыгылып торган чәй өстәле артында тәмамланды.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,

Димитровград шәһәре.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*