tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ташкентта иң гүзәл милләттәшебезнең исемен атадылар

ВИДЕО: Ташкентта иң гүзәл милләттәшебезнең исемен атадылар

Биредә “Татар кызы” халыкара конкурсына нәтиҗә ясала. Аның финалына 14 туташ чыккан. Алар Россиянең 9 төбәгеннән һәм 4 чит ил: Германия, Төркия, Кыргызстан, Үзбәкстаннан. Әлеге конкурс соңгы тапкыр 2019нчы елда үткәрелгән иде. Короновирус пандемиясе вакытында уздырылмый торды. Бу – матурлык күрсәтү мәйданчыгы гына түгел, ә туган телне, милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм аларны дөньяга таныту мөмкинлеге дә, ди оештыручылар. “Татар кызы” конкурсының җиңүчесе кем икәнен киләсе репортаждан белерсез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*