tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукайны өйрәнүче галим
Тукайны өйрәнүче галим

Тукайны өйрәнүче галим

22 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда  күренекле фән эшлеклесе, әдәбият галиме, текстолог Зөфәр Рәмиевкә 85 яшь тулуга багышланган «Олы галим, зыялы шәхес» дип исемләнгән әдәби чара уздырыла. Чара Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә әзерләнә.

 Г. Тукай әдәби музеенда Габдуллы Тукайның тормышын, иҗатын өйрәнүгә зур игътибар бирелә, музей галимнәр белән тыгыз элемтәдә тора. Үзенең гомерен, яшәү мәгънәсен Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә багышлаган шәхесләр арасында әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының  атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты озак еллар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре булып эшләгән Зөфәр Зәйни улы Рәмиев тә бар. Зөфәр Рәмиев – 2016-2018 елларда төзелгән Г. Тукай әдәби музее экспозициясенең фәнни киңәшчесе. Галим шулай ук музейда уза торган түгәрәк өстәлләрдә, конференцияләрдә чыгыш ясый, Тукай фәненең яңа ачышларын тәкъдим итә, әдәби-музыкаль кичәләрдә катнаша.

Зөфәр Рәмиев фәндә XX гасыр башы татар классик әдәбияты тарихы һәм текстологиясе  юнәлешен алып бара, дистәләрчә мәкаләләр яза, китаплар нәшер итә. Галимнең фәнни редакторлыгында басылып чыккан Г.Тукайның академик алты томлыгы – татар әдәбияты белеме, текстология фәненең гаять җитди казанышы. З. Рәмиевнең Тукайны өйрәнү фәненә керткән тагын бер олы хезмәте – узган гасырның 90 нчы еллар урталарында туплый башланган Тукай энциклопедиясе 2016 елда дөнья күрә. Зөфәр Рәмиев шулай ук яшьләрне фән дөньясына алып керүгә дә зур көч куя, аның җитәкчелегендә фәнни диссертацияләр яклана.

Кичәдә галимнең фикердәшләре, бергә эшләгән коллегалары, шәкертләре катнаша. Шулай ук әдәбият тәнкыйтьчеләре, артистлар да чыгыш ясаячак.

Музей чарасы югары сыйныф укучылары, студентлар, укытучылар, галимнәр һәм барлык кызыксынучылар өчен оештырыла. 

Г. Тукай әдәби музее: +7(843) 590-86-67

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*