tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Динем – ислам, милләтем – татар” журналистлар бәйгесенә йомгак ясалды
«Динем – ислам, милләтем – татар” журналистлар бәйгесенә йомгак ясалды

«Динем – ислам, милләтем – татар” журналистлар бәйгесенә йомгак ясалды

25нче февральдә Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен махсус игълан иткән «Динем – ислам, милләтем – татар” дип исемләнгән иҗади эшләр бәйгесенә нәтиҗәләр ясау тантанасы үтте. Бәйгенең җиңүчеләре белән гадәт буенча Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе очрашты. Чарада шулай ук мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, нәзарәтнең Аппарат җитәкчесе Ирек Мансур улы Арсланов, нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова һ.б. катнашты.

Катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Күркәм гадәт буенча, ул журналистларга үзенең нәсихәт сүзләрен җиткереп, махсус бер кыска вәгазь сөйләде һәм журналистика һөнәре ияләренең Аллаһы Тәгалә каршында җаваплылыгын ассызыклап узды.

– Безнең сөйләгән сүзләребез хәерле булырга тиеш, – дип мөрәҗәгать итте мөфти. – Бервакыт Гайсә галәйһиссәлам юлдан барганда дуңгыз күрә һәм аңа тыныч кына: “Хәере белән кит!” – дип әйтә, кычкырмый. Аның сәхабәләре (гарәпчә әйткәндә хаварииннар) Гайсә галәйһиссәламнең шундый мөгамәләдә булуына гаҗәпләнәләр һәм: “Нигә дуңгызга шулай йомшак итеп эндәшәсең?” – диләр. Ә ул: “Телемне юньсезлеккә күнектермәс өчен шулай эндәштем”, – ди. Икенче көнне шәкертләр эт үләксәсенә юлыгып, аңа җирәнеп карыйлар, ә Гайсә галәйһиссәлам: “Карагыз, аның тешләре нинди матур”, – дип әйтә. Ул эт үләксәсендә дә матур якларны күрә белде. Шул рәвешле, кешеләр турында сөйләшкәндә дә аларның тискәре сыйфатларына игътибар итәргә түгел, ә уңай якларын күрә белергә кирәк. Шул вакытта гына хәерле фикер (Хусну Занн) барлыкка килер һәм телебез дә юньсез сүзләр сөйләүдән сакланыр. Әлбәттә, язган сүзләребез дөрес һәм хакыйкать булырга тиеш, ләкин һәрбер хакыйкатьне сөйләү дә дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә барыбыздан да разый булсын!

Әйтергә кирәк, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның каләм ияләре белән очрашуы күптән традициягә керде. Быелгы очрашу барышында да журналистлар үзләрен кызыксындырган сорауларын Татарстан мөселманнары башлыгына юллый алды.

Эчтәлекле әңгәмәдән соң, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин конкурсның җиңүчеләре һәм призерларына дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр – акчалата премияләр тапшырды.

“Динем – ислам, милләтем – татар” бәйгесе массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан җәмгыятьнең игътибарын татар телен һәм татар-мөселман үзенчәлекләрне саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә юнәлтү; татар милләте вәкилләрендә милли-дини үзаң тәрбияләү, аларны туган телне һәм Ислам кыйммәтләрен өйрәнүгә өндәү максатыннан үткәрелде. Жюри әгъзалары хөкеменә татар һәм рус телләрендә 434 эш тәкъдим ителде. Бәйгедә Казаннан, Әлмәттән, Азнакайдан, Яр Чаллыдан, Мамадыштан, Буадан, Нурлаттан, Зәйдән, Түбән Камадан һәм республикабызның башка шәһәр-районнарыннан барлыгы 70 кә якын журналист катнашты.

Кызыклы геройлар һәм аларның язмышлары, гыйбрәтле хәлләр һәм фактлар ислам дине белән бергәлектә татар телен саклауның мөһимлеге мәсьәләләрен күтәрде. Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары татар теленә һәм алда торган Бөтенроссия халык санын алуга багышлап махсус рубрикалар булдырдылар.

«Динем – ислам, милләтем – татар” журналистлар бәйгесе җиңүчеләре:

«Иң яхшы телевизион материал» номинациясендә:

I урын – Фазлыева Ләйсирә Наил кызы («ТНВ» телеканалының «Нәсыйхәт» тапшыруы мөхәррире)

II урын – Мөршидә Хәнәфи кызы Җиһан (Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе (Россия 1). Милли тапшырулар хезмәте журналисты

III урын – «Татмедиа» АҖ филиалының «Заинск-информ» оешмасы коллективы

«Иң яхшы радиорепортаж» номинациясендә:

I урын – Шәрифуллина Гөлинә Мирсәет кызы (Мамадыш районы «Нократ дулкыннары» радиосы алып баручысы)

II урын – Вафина Гүзәлия Мидхәт кызы («Биектау ТВ» телеканалы журналисты)

III урын – Гыймадов Фаил Фаиз улы («Болгар» радиосының “Хак дин” тапшыруы алып баручысы)

III урын – Шәрәфиева Люция Рафаэль кызы (“Болгар радиосы”ның “Яңалыклар” тапшыруы журналисты)

«Басма чарада иң яхшы язма» номинациясендә:

I урын – Гарифуллина Дилбәр Газил кызы («Шәһри Казан» газетасы журналисты)

II урын – Кыямова Мөршидә Галләм кызы (“Идел” журналы журналисты)

II урын – Сафиуллина Рузия Фәһим кызы (“Идел” журналы журналисты)

III урын –  Мозаффарова Эльвира Фирдүс кызы (“Ирек мәйданы” газетасы журналисты)

«Иң яхшы интернет-язма» номинациясендә:

I урын – Мөхәммәтрәхимов Альфред Фәрит улы («Бизнес-онлайн» эшлекле электрон газетасы журналисты)

II урын – Рәхмәтуллин Тимур Альберт улы («Реальное время» интернет-газетасында басылып чыккан материаллар өчен)

III урын – Шакирова Фәгыйлә Рәшит кызы («Фәгыйлә Шакирова» YouTube-каналын гамәлгә куючы һәм журналист)

III урын – Мингалиев Минневәрис Харис улы (“Мамадыш-информ” филиалының “Нократ” сайты журналисты)

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*