tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Россия халыклары Ассамблеясенең Ярославль өлкәсендәге бүлекчәсе белән танышты
Данис Шакиров Россия халыклары Ассамблеясенең Ярославль өлкәсендәге бүлекчәсе белән танышты

Данис Шакиров Россия халыклары Ассамблеясенең Ярославль өлкәсендәге бүлекчәсе белән танышты

Бүген, Ярославль өлкәсенә эш сәфәре кысаларында, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Россия халыклары Ассамблеясенең Ярославль өлкәседәге бүлекчәсе белән танышты.

Кунаклар оешманың эшчәнлеге белән таныштылар һәм көнчыгышны өйрәнүче галим, тарих фәннәре докторы, Ярославль дәүләт университетының тарих факультеты профессоры Валентина Вениаминовна Черновскаяның лекциясен тыңладылар. Шулай ук, Данис Шакиров “Татарлар: гамәл стратегиясе”  турында сөйләде һәм Россия халыклары ассамблеясенең бүлекчәсе вәкилләренә әлеге документның басмасын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*