tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты
Милли Шура рәисе Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Милли Шура рәисе Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Биредә Ростов өлкәсе “Якташлар” татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Н.Х. Курмакаева Татар мәдәният үзәге бинасын реконструкцияләү барышы турында сөйләде. “Бүгенге көндә Үзәк бинасын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Ачылышын II Көньяк Сабантуй вакытында  ясарга җыенабыз”, – дип хәбәр итте Курмакаева.

“Ростовлылар Бөтендөнья татар конгрессы проектларында актив катнаша. Әйтик, быел Ростов өлкәсеннән берничә меңгә якын милләттәшебез “Җәлил укулары” бәйгесендә катнашты”, – дип өстәде ул.

Татарстан Республикасы һөнәрчелек палатасы әгъзасы, керамика буенча оста Г.Р. Дасаева һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыяте вәкиле Р.Х. Кагарманова Сочи шәһәренең “Минем Россия” мәдәни-этнография комплексында “Казан” павильоны турында презентация белән чыгыш ясадылар.

В.Г. Шәйхразыев, үз чиратында, федераль округлар буенча узган эшлекле сәфәрләр турында сөйләде. “Округ утырышлары 2018 елда старт алды. Ул вакытта Әстерханда Татарстан делегациясе “Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты”, – диде ул.

ТР Вице-премьеры билгеләп үткәнчә, Әстерхан милли мәнфәгатьләрне канәгатьләндерү буенча зур тәҗрибәгә ия. “Бүгенге кебек очрашулар тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булып тора”, – диде Шәйхразыев.

Милли Шура рәисе 2020 елда Татар конгрессы эшчәнлеге, аерым алганда, ТАССР оешуның 100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелгән чаралар, “Татарча диктант” белем бирү акциясе, “Җәлил укулары” Халыкара әдәби конкурсы һ. б. турында да сөйләп узды.

Очрашу ахырында В.Г. Шәйхразыев милләттәшләрне грант оту буенча конкурсларда актив катнашырга чакырды

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*