tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әстерхан шәһәрендәге порт эшчәнлеге белән танышты
Васил Шәйхразыев Әстерхан шәһәрендәге порт эшчәнлеге белән танышты

Васил Шәйхразыев Әстерхан шәһәрендәге порт эшчәнлеге белән танышты

Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Әстерхан шәһәрендәге портның эшчәнлеге белән танышты.
Бүген бирегә «Муса Җәлил» теплоходы килде. Милли Шура рәисе портта төяү эшләре барышын күзәтте. Монда Татарстан Республикасында җитештерелгән товарлар да төрле өлкәләргә озатыла: «Нәфис Косметикс» продукциясе, “КамАЗ”ның йөк автомобильләре һ.б. Мәсәлән, бүген  “Камаз” машиналары Төркмәнстанга җибәреләчәк.
Җитәкчелек Татарстан Республикасы белән тыгыз элемтәләр урнаштырылуын, аларны алга таба ныгытырга кирәклеген билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*