tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диния нәзарәтендә IX Республика ифтарын уздыру турында фикер алыштылар
Диния нәзарәтендә IX Республика ифтарын уздыру турында фикер алыштылар

Диния нәзарәтендә IX Республика ифтарын уздыру турында фикер алыштылар

Җөмәдәл ахыр аеның 20 нче көнендә, (2 февральдә) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә IX Республика ифтарын оештыручылар — “Ak Bars Arena” АҖ генераль директоры Радик Миңнәхмәтов һәм «Туган Авылым» милли-туристлык комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов белән очрашты.

Оештыручылар киләсе республика ифтарын үткәрү көне һәм форматы, аның эчтәлек өлешенең төрле концепцияләре, аны гамәлгә ашыруның техник мөмкинлекләре һ. б. турында фикер алыштылар. Җитәкчеләр, алдагы елларда оештырылган ифтарларның килеп җитмәгән яклары турында фикерләшеп, быел аларны булдырмау турында килештеләр һәм җаваплылык таләп итә торган өлкәләрне билгеләделәр.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*