tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембер шагыйренең чираттагы уңышы
Сембер шагыйренең чираттагы уңышы

Сембер шагыйренең чираттагы уңышы

Шушы көннәрдә генә Сембер шагыйре, өлкә татар язучылар берләшмәсе әгъзасы Флорис Галимьяновның “Мәңге сүнмәс йолдыз” дип исемләнгән җыентыгы дөнья күрде. Бу – каләм остасының “Өмет” газетасы редакциясе ярдәмендә әзерләнгән өченче китабы.

Флорис Галимьяновның “Тик син генә” һәм “Яшәү яме” дип аталган китаплары шигърият сөючеләргә яхшы таныш. Каләм иясенең чираттагы җыентыгы аеруча да кадерле, чөнки ул укучылар кулына Ульяновск өлкәсендә Китап елы башланган көннәрдә килеп иреште. Һәм, озак көттерми, яраткан язучыга халыктан рәхмәт сүзләре дә ява башлады.

Әдипнең һәр шигыре тормыштан алынган, замана белән бергә атлый. Ул үзенең иҗат җимешләре аша кешеләрне матур итеп үсендерә дә, хәтта тыйнак кына, ачуланмыйча “чеметкәләп” тә ала. Дүртьюллыклары аеруча да уңышлы килеп чыккан. Менә шул кечкенә генә шигырьдә ул җитди бер мәсьәләне чишә дә куя.

Китапка кереш сүзне Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Салисә Гәрәева язган. Җырлап тора торган китап бу, дип ул Флорис аганың шигырьләренә югары бәя бирә. Ә җирле рәссам Гүзәлия Ахмадуллина китапның тышын зәвыклы итеп бизәп, нур өстәгән.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*